Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнең белән, газетам!

Беренче апрельдән газета-журналларга язылу бәясе сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелде.

Россия почтасы моны дәүләт тарафыннан субсидия бирү туктатылу белән аңлатылса да, таякның юан башы укучы белән нәшер итүче нәшрият йортларына төште. Халык бәя күтәрелгәннән соң газета-журналларга язылудан бөтенләй бизмәгәе. Ә бу үз чиратында халык болай да газетага язылмый дип чаң суккан матбугат басмаларының тиражын тагын да киметәчәк. Халык өчен бердәнбер иң очсыз мәгълүмат чыганагы булып интернет челтәре калачак. Кызганыч, әмма кыштырдап торган, буяу исе сеңгән газета-журналны почта әрҗәсеннән алып кереп укуга җитми инде. Аннан соң интернетта мәгълүмат минут саен үзгәреп тора, шуңа өстәп объективлык та җитеп бетми. Хәер, кемгә ничек ошый инде. Бәя күтәрелде дип кенә, укучы үзенең тугры калып, еллар дәвамында яратып укыган газета-журналыннан аерылмас, минемчә. Шөкер, районыбызның да йөзек кашы булырдай газетасы - "Әтнә таңы" бар.

Бәя артуны бигрәк тә 5-6 ел нәшер итүче газеталар куркып кабул итте. Сәбәбе - берничә ел дәвамында газетанын эчтәлегенә карамыйча, арзан булуы өчен генә язылган укучылар бәя сизелерлек арткач, ничек тиз барлыкка килгән булсалар, шулай тиз юкка да чыгачаклар. Чөнки дуслар авыр чакта сынала, дип, белми әйтмәгәннәр. Ә безнең "Әтнә таңы"на андый куркыныч янамый дип ышанам. Чөнки газетабызның 23 ел дәвамында сыналган тугры дусты - үз укучысы бар. Шушы 23 ел эчендә нинди генә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, газета бу авырлыкларны тугры укучылары белән җиңеп чыга алды. "Әтнә таңы" газетасы белән тулы бер буын туып үсте. Олылар да, яшьләр дә яратып укый торган, һәркем үзе өчен кызыклы, файдалы мәгълүмат таба алган бердәнбер газета ул. Шулай ук газета һәрбер укучы өчен үзен сынап, каләм тибрәтеп карау мөмкинлеген биргән ачык мәйдан да. 23 елда газета белән бергә күпме шәхес үсеп, үз урынын тапты. Хәзер аларның исеменәрен санап чыгар өчен генә дә газета битләрендә урын җитмәячәк. Ә бит кайчандыр "Әтнә таңы" күпләребезнең сәләтен күреп, безне рухландырып үсендермәгән булса, бик күпләр җәмгыятьтә үзенең лаеклы урынын таба да алмаган булыр иде. Шундый рәхмәтле укучылары булганда бәя артып, укучылар саны кимү куркынычы янамас "Әтнә таңы"на, киресенчә, тугры укучылар сафына басарга теләүчеләрнең саны артыр гына, Алла боерса! Сүз башым бит шүрәле, дигәндәй, язуымың максаты - яраткан газетабызны, аның иҗат коллективын газетаның туган көне белән котлап үтү иде. Сезгә сәламәтлек, авыр, шул ук вакытта мактаулы да эшегездә зурдан-зур уңышлар телим. Киләчәктә дә халыкыбызга намус белән хезмәт итеп, райондашларыбызны рухи яктан баетучы визит карточкасы булып калуыгызны телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка