Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

24 апрель көнне  газетабыз үзенең 29 яшен билгеләп үтә - Туган көнебез белән!

Саймә Сабирова, Күлле Киме авылы

Бүген   “Әтнә таңы” газетасын карап утырганда күзем  аның беренче битендәге датага төште.

Апрельдә аның  да минем кебек туган көне икән!   24 апрель көнне  газетабыз үзенең 29 яшен билгеләп үтә.  Безнең газета  әле бик яшь, чыдам, энергияле, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле, чөнки аның командасы яхшы.   Мизгел кебек кенә  бу сан, ә үзе эченә нинди вакыйгаларны сыйдырмаган да, аларга нинди генә бәя бирмәгән. 

Гомумән,  газетага нигез салынганнан бирле, аның  язмышы район  язмышы белән тыгыз бәйләнештә. Шәхсән минем өчен ул осталык мәктәбе булып та тора әле. Нәрсәгә дә бәя бирергә уйласак, “элек Һәм хәзер” дип әйтергә яратабыз. Газета  бастырыла башлаганнан бирле  күп нәрсә үзгәрде: күләме, полиграфик башкару, публикацияләр тематикасы. Әле генә дә газета үзенең бизәлешен, мәкаләләрне тәкъдим итү формаларын үзгәртте. Ләкин йөзен югалтмады.

Ул төп вакыйгалар, районыбыз  данын күтәргән кешеләр, тарихи юлның мөһим этаплары турында сөйләде.   Без үзебезнең  җирлектәге вакыйгаларны, көнкүрешне, шәхесләрне,  яңалыкларны – төгәл мәгълүматны бары тик район газетасыннан белә алабыз. Ул һәрберебез өчен компас кебек.  Шушы туры юлыннан дәвам итсен иде ул,   иҗади юлын дәвам итү өчен язылучылары  артсын.
Редакция­нең барлык хез­мәткәр­ләре­­нә иҗади уңышлар, сәламәтлек, бәхет һәм, әйткәнемчә, күбрәк тугрылык­лы укучылар телим.

 

                                              Хөрмәтле укучыларыбыз!

Безгә хәбәрчеләребез менә шундый котлау хатлары язалар. Алар безнең - газетаның тормышы белән яшиләр. һәр сулышын белеп торалар. Газета чыгару өчен зур ярдәмнәрен күрсәтәләр. Һәм без аларга да, Сезгә дә бик рәхмәтле. Төрле шартларда эшләдек, төрле вакыт аралыгын уздык. Сыналыр өчен вакыт җитәрлек булды. Тик без аерылмадык. 
Редакция коллективы халык мәнфәгатьләрен өйрәнеп эшләвен дәвам итә, без бүгенге авыр шартларда да Сезнең өчен эшлибез. Газетабызны бүген интернет мөмкинлекләр белән дөнья халкы укый. Төркияләрдән хатлар язалар. Россия төбәгенең төрле почмакларында яшәүче якташларыбыз газетабызның электрон вариантын алдыралар. Сайтларыбыз да Сезнең өчен көн дәвамында гына түгел, тәүлек дәвамында эшли. 

Адәм баласы гомер буе өйрәнгән кебек, газетабыз да төрле үсеш чорын үтә. Сөртенә-сөртенә барган вакытларыбыз да, йөгергән чакларыбыз да, макталган вакытларыбыз да бар. Сезнең ярдәм белән яхшылар рәтендә барабыз. Моннан соң да газетабызны бергәләп чыгарыйк. 

Газета укучыларыбызны бүгенге иң зур бәйрәмебез - "Әтнә таңы"ның туган көне белән котлыйбыз. Гомерле булсын иде ул. Ташламалы подписка вакыты. Язылыгыз, Укыгыз, Языгыз! Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев