Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Тукай" хуҗалыгы узган елгы эшенә хисап бирде

Бүген, 17 февраль көнне, Күәм мәдәният йортында халык узган елгы эшләргә җитәкчеләр белән бергәләп нәтиҗә ясады.

Халык алдында узган ел башкарылган эшләргә хисап тоту чираты бүген "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә иде.

Күәм авылы мәдәният йортына җыйналганнарның барысы да күңеленнән узган ел башкарылган эшләрен барлады. Аллага шөкер, оятка кала торган түгел. Кайсы тармакны алсаң да, сөенерлек күрсәткечләр бар.

Отчет җыелышында районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашып, чыгыш ясадылар. Иң элек хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов узган ел башкарылган эшләр белән таныштырып, башкарыласы эшләр белән таныштырды.

Доклад буенча фикер алышуларда хуҗалык белгечләре дә катнашты.  Хуҗалыкның эшен уңай бәяләп, киләчәккә каралар кабул итте алар.

Хисап җыелышыннан соң,  авыл эшчәннәре, килгән кунаклар районыбыз үзешчәннәренең  "Кышкы моңнар" концерт программасын карый.

Борһанов Фәрит фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X