Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучыларны хөрмәтләделәр

Октябрь аеның иң җылы, матур бәйрәмнәренең берсе булган - Укытучылар көнен зурлап үткәреп җибәрдек.

Шушы уңайдан әлеге һөнәр ияләрен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында хөрмәтләделәр. Районыбызның алдынгы укытучылары - Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алия Сабирҗанова һәм Күшәр төп мәктәбенең тарих укытучысы Зөлфия Сафарова мәгариф министрлыгының Почет грамотасына лаек булды. Моннан тыш, сигез укытучыга - район хакимиятенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук тугыз укытучыга район мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, тагын өчесенә - Рәхмәт хатлар тапшырылды. Соңыннан укытучылар Әтнә театры артистлары башкаруында "Бишек җыры" спектаклен карадылар.

Гөлшат Әхмәтгалиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев