Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакцина ясатырга кирәк

Ике әни бергә очрашса, "Син балаңа гриппка каршы вакцина ясатасыңмы ул?" дигән сорау бирелми калмый. "Вакцинасы ышанычлымы икән соң аның..." дип дәвам итә әлеге сөйләшү. Безгә шалтыратып та сорыйлар. "Хәзер күп кеше кадатмый икән аны..." - дип тә өстиләр. Вакцинаны кадатырга кирәкме һәм ни өчен? Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен...

Ике әни бергә очрашса, "Син балаңа гриппка каршы вакцина ясатасыңмы ул?" дигән сорау бирелми калмый. "Вакцинасы ышанычлымы икән соң аның..." дип дәвам итә әлеге сөйләшү.
Безгә шалтыратып та сорыйлар. "Хәзер күп кеше кадатмый икән аны..." - дип тә өстиләр. Вакцинаны кадатырга кирәкме һәм ни өчен? Әлеге сорауга ачыклык кертер өчен район больницасының баш табибы Азат Харис улы Гариповка мөрәҗәгать иттек.
- Район буенча без 3500 кешегә гриппка каршы вакцина ясарга тиешбез. Вакциналарның барысы да кайтып бетте. Бүгенге көндә 1960 кешегә вакцина ясалды инде, шуның 1048е - балалар. Авылларда яшәүчеләргә вакцина ФАПларда ясала. Район үзәгендәге оешмаларда эшләүчеләрне борчымас өчен бер участок табибы белән бер фельдшер үзләре барып, сәламәтлегегезне тикшереп (!), вакцина ясаячак­лар. График төзелде, шуның нигезендә эшләячәкләр. Прививка беләкнең әске өлешенә ясала. Вакцина ясау вакыты да - октябрь-ноябрь айлары, кыскасы, нәкъ вакыты. Гадәттә әлеге чир кышкы айларда күзәтелә. Вакцина ышанычлы, үзебезнең илдә җитештерелгән, бушлай кадала, дәүләт бер вакцина өчен 300 сум акча тота, шуны 3500гә тапкырлагыз, монысы безнең район өчен генә. Чыгымнарны федераль һәм рес­публика бюджеты күтәрә. Эш бирүчеләр дә (моңа төрле җәмгыять-ширкәтләр керә) акча күчереп, үзләрендә эшләүчеләргә бушлай вакцина ясата алалар. Аңлашыладыр, әлеге чыгымнар тик торганда тотылмый, халыкның сәламәтлеген кайгырту бу һәм шуңа күрә вакцинаны ясатырга кирәк. Ни өченме? Вакцина ясатканнан соң салкын тиеп авырулар, ОРЗ, ОРВИ белән чирләүчеләр дә, «больничный»­лар алучылар саны да күзгә күренерлек кими. Безнең халык гриппны аяк өсте уздырырга күнеккән, нәтиҗәдә төрле өзлегүләр килеп чыгып, үпкә ялкынсынуы белән мөрәҗәгать итүчеләр күбәя. Сулыш юлы, йөрәк кан-тамырлары авыртулары белән чирләүчеләрнең дә грипптан соң хәлләре авырая. Грипп үзе кешене үтерми, шушы өзлегүләр, хроник авыруларның көчәюе нәтиҗәсендә үлем очраклары да күзәтелә - шуның өчен дә вакцинаны ясатырга кирәк. Ясаганнан соң урыны азрак кызарып, җиңелчә температура булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев