Әтнә таңы

Ватанны саклаучылар көне белән сезне, хөрмәтле ир-егетләребез!

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә. Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре - туган...

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә.

Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә Ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре - туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган.

Реклама

Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, Ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Илләребез тыныч, күгебез аяз, ә үзегез янәшәбездә булыгыз. Гаилә бәхетендә кадерле булып, сөеп-сөелеп яшәргә насыйп булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: