Әтнә таңы

Яңа ел куанычлар гына алып килсен иде

Күңел түреннән

2021 елга аяк бастык. Үгез елы нинди булыр? Безгә нинди көтелмәгән вакыйгалар әзерләп куйгандыр, анысын вакыт күрсәтер.
Ә менә Күсе елы сынауның бик хәтәрен әзерләгән булып чыкты. Күңелсtзлекләр, югалтулар белән дә очрашырга туры килде. Кызганыч, таҗвирусы бөтен җир шарын чолгап алды. Бүгенге көндә дә әлеге зәхмәт белән көрәшү дәвам итә. Шундый авыр вакытларда, кайбер оешмалар ике атна эштән туктаган вакытларда да газетабыз чыгудан туктамады. Газета укучыларыбызны вакытында район тормышы, көнкүреше белән таныштырып бара алдык. 2021 елның 1 яртыеллыгына язылу чоры да кыен вакытларга туры килде. Аллаһка шөкер, газетабызның тиражын узган елгы дәрәҗәсендә саклап кала алдык. Әлбәттә, моны без, укучыларыбызның ышанычы итеп кабул итәбез. Үгез елында да “Әтнә таңы” газетасының тугры дуслары безнең белән калды. Рәхмәт сезгә. Безне аңлаганыгыз, кыен вакытларда ярдәм итәргә тырышканыгыз өчен.
Әйтеп узганча, язылу чоры да җиңел булмады. Таҗвирусы күп нәрсәгә чикләүләр куйды. Рәхмәт, язылу чорында вәзгыятьне аңлап, ярдәм иткән җитәкчеләребезгә, безнең белән бер сулышта булган почтальоннарыбызга, “Әтнә таңы” газетасын яратып укучыларыбызга. Киләчәктә дә бер-беребездән аерылмабыз, дип ышанып каласы килә.
Быелгы Үгез елы, газетабыз өчен истәлекле вакыйгага ия. “Әтнә таңы”на 30 яшь тула. Бер караганда әллә ни күп вакыт та түгел кебек. Ә менә тарих йомгагын сүтә башласаң, газета үзе генә дә бик күп сынаулар аша узган икән инде. Шуңа да газетаның туган көнен сезнең белән каршы алырга язсын.

Реклама

Шуны да әйтәсе килә, язылу чоры тәмамланса да, “Әтнә таңы”на гыйнварда да язылырга мөмкин. Февраль аеннан район газетасы өегезгә килә башлаячак.
Сүземне тәмамлап, күңел түрендге рәхмәт хисләрен тагын бер кат кабатлыйсым килә. Рәхмәт сезгә, рәхмәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: