Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа уку елы белән Әтнә мөгаллимнәре

Һәр елдагыча Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларыбызның август киңәшмәсе узды. Быелгы киңәшмәнең темасы "Камилләштерелгән белем бирү системасы: район мәгарифнең үсеш моделе" дип аталган иде. Киңәшмәдә үткән уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алдагы уку елына максатлар куйдылар. БДИ, ОГЭ имтиханнарына нәтиҗәләр ясадылар. Район мәгариф системасы яңа уку елын үзгәрешләр белән каршы...

Һәр елдагыча Әтнә дәүләт драма театры бинасында укытучыларыбызның август киңәшмәсе узды.

Быелгы киңәшмәнең темасы "Камилләштерелгән белем бирү системасы: район мәгарифнең үсеш моделе" дип аталган иде. Киңәшмәдә үткән уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алдагы уку елына максатлар куйдылар. БДИ, ОГЭ имтиханнарына нәтиҗәләр ясадылар. Район мәгариф системасы яңа уку елын үзгәрешләр белән каршы ала. 2015-2016 уку елында Әтнә районында 9 урта, 3 төп мәктәп булса. 2016-2017 уку елында 56 урта, 7 төп мәктәп эшләяәчк. Бу үзгәрешләргә балалар санының елдан-ел кими баруы да зур йогынты ясый. 9 урта мәктәпнең 10нчы сыйныфында бары 45 укучы белем алган. 1 мәктәпкә уртача 5 укучы гына туры килә.

Август киңәшмәсендә Сабирова Саймә "Почетный работник общего образования Российской Федерации" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Мактау грамотасына Иске Өҗем мәктәбнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хафизова лаек булды. Шулай ук Татарстан республикасының мактау грамоталарына Бәрәскә мәктәбеннән укытучы эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Гыйләҗева һәм Олы Әтнә урта мәктәбнең химия укытучысы Ләйсирә Бариева лаек булдылар.

Район советының мактау грамоталарына район мәгариф бүлегенең баш бухгалтеры Гөлнур Мөхәрләмова, методист Гөлназ Бадикова, Күәм мәктәбе шоферы Илнар Гатауллин лаек булдылар.

Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев