Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңартылган "Чулпан" лагере ачылды

"Быел "Чулпан" ачылмас микәнни?"- ата-аналар телендә соңгы вакытта әнә шул сорау булды.

Ә бу вакытта бай тарихы булган "Чулпан" лагеренда төзекләндерү эшләре барды. ТРның максатчан программасы нигезендә яңабаштан диярлек үзгәртеп корылды лагерь.

Дөрес, ачылышы  бераз гына соңга калынды. Тик бүгенге матурлыкны, уңайлыкны күрүчеләр "Ачылсын гына, булсын, эшләп кенә торсын, без үзебез дә шушы "Чулпан" лагеренда ял итеп үстек, бу бит Әтнәнең күрке, мактанычы", -диделәр. Барыбыз да сокландык.

Лагерь  яңабаштан  төзелгән күк. Биналар, ашханә, душ бүлмәләре, складлар, кыскасы, бар да  яңартылган монда. Иң зур яңалык - биредә замана таләпләренә туры китереп,  су скважинасы казыганнар. Анысын сабалар килеп эшләгән. Скважина казылып беткәч,  аның суын тикшергәннәр. "Бу скважина безне бик куркыткан иде, яшерен-батырын түгел, лагерьның элекке суы каты иде. Су анализлары ясаганда  ярарлык булса гына ярар иде,  дип теләдек. Суны 46 анализ  буенча тикшерттек, Аллага шөкер, нәтиҗәсе бик әйбәт булды, балалар бәхетеннәндер...", - дип сөенә җитәкчелек. Аллага шөкер,  лагерь бүген балаларны кабул итте. Һавасы, матурлыгы... 

   Бүген, 31 июльдә,  лагерьның рәсми ачылышы булды.  Профиль яңартылган "Чулпан" лагере  8 нче сыйныф укучыларын үзенә җыйды. Лагерьны ачып, район мәгариф бүлеге мөдире Ленар Тәлгать улы  Гарипов  ял итүчеләргә дә, биредә эшләүче хезмәткәрләргә, вожатыйларга да уңышлар теләде. 

"Чулпан" лагере җитәкчесе Эльмира Ринат кызы Мәгъсүмова ачылышка килгән кунакларга, төзекләндерү эшләрендә катнашкан һәркемгә  рәхмәт әйтеп, яңартылган лагерь белән таныштырды. Иң соңында яңа  биналарның - ашханә, душ, склад бүлмәләренең ачкычларын ияләренә  тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев