Әтнә таңы

Яңа елга яхшы күрсәткечләр белән кердек

Узган елны районның 9 күмәк хуҗалыгы тулай 810831 центнер, бер баш сыердан тәүлегенә уртача 9973 килограмм сөт савып алды.

Алдагы елгыдан 102991 центнерга артык бу һәм Татарстанда иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Реклама

Әлеге уңышка “Таң”, “Шахтер”, “Тукай”, “Ленин” хуҗалыклары аеруча зур өлеш кертте. Шушы 4 күмәк хуҗалык кына да республиканың бик күп районнарыннан күбрәк сөт җитештерде: ел буена тулай савымнары 505177 центнер тәшкил итте. Хәтерлисездер, әле кайчан гына бер сыердан елына 6000 килограмм сөт саву да зур күрсәткеч санала иде. Ә 2019 елны иң аз савымлы күмәк хуҗалык та бер сыердан уртача 8000 килограммга якын сөт савып алды.
Төп акча кереме – сөт сатудан. Ел дәвамында күмәк хуҗалыклар 812112 центнер сөт саттылар. Алдагы елны 703424 центнер гына иде. Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына 1656 центнердан туры килә.
Иң матур саннар – сөтнең сыйфатына кагыла. Нибары 2 күмәк хуҗалык кына барлык сөтнең беразын I сортка, ә калган барысын бары югары сортлы итеп сатты. Ә калган 7 күмәк хуҗалык саткан барлык сөт тә югары сорт­лы. Нәтиҗәдә, район саткан барлык сөтнең 99 проценты югары сортка ия.
Былтыр барысы 12637 бозау алынды, алдагы елныкыннан 1400 башка артык. Шунысы сөендерә, аларның 8258е сыерлардан һәм бу алдагы елныкыннан 845 бозауга артык. Ә менә савымга яңа җәлеп ителгән, беренче тапкыр бозаулаучылардан алган бозаулар саны – 4379, монысы да 2018 ел күрсәткеченнән 555кә күп. Кыскасы, 100 баш сыерга исәпләсәк, 97 бозау  туры килә, ә былтыр 92 иде. Бу өлкәдә аеруча “Таң” күмәк хуҗалыгы күрсәткечләре сокландыра. Биредә алдагы елгыдан 420 башка күбрәк, барысы 2050 бозау алдылар.
Терлектән үсеш алу да мөһим фактор. 2019 елны тулай артым 35476 центнер булды, алдагы елныкыннан 807 центнерга артык бу. Бер баш терлектән алган тәүлеклек үсеш 2018 елныкыннан 35 граммга артып, 874 грамм­га җитте. Ә “Тукай”да ул – 915 һәм “Ленин”да 907 грамм ук.
Борынгыларның: “Абзарыңда терлегең булса, яшәешең ышанычлы була”, дигән әйтемен күпләр беләдер. Бер ел эчендә күмәк хуҗалык­лардагы мөгезле эре терлек саны 1045 башка артып, 25219га җитте. Атлар саны да 34кә артты.
Кыскасы, 2020 ел терлекчелегенә ышанычлы адымнар белән, яхшы күрсәткечләрне җигеп керәбез. Шулай дәвам итсә иде.
Автор фотосында: (сулдан уңга) “Шахтер” савымчылары – Гөлнар Хисамиева,  Людмила Әхмәдиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: