Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Янгын чыгу сәбәпчеләре балалар булмасын иде

Тиздэн мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Янгын күзәтчелеге бүлеге эти-эниләгә һәм балаларга көн-курештә һәм тәбигатьтә уз-узенне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Күп кенә мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр булып узды. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, язгы бозда, сулыклар яннарында үз-үзенне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән бәлә казалар килеп чыкмасын өчен буш...

Тиздэн мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Янгын күзәтчелеге бүлеге эти-эниләгә һәм балаларга көн-курештә һәм тәбигатьтә уз-узенне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Күп кенә мәктәпләрдә янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр булып узды. Укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, язгы бозда, сулыклар яннарында үз-үзенне тоту кагыйдәләре аңлатылды.

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән бәлә казалар килеп чыкмасын өчен буш вакытларында балалар нәрсә белән мәшгуль булуларын дами белешеп торыгыз. Үзегезнең үк тынычлык өчен йортыгызга янгын чыгуын хэбэр итүче извещателләр , огнетушителләр булдыруны киңәш итәбез. Язгы каникул вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Узегезгә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм баларга үрнәк күрсәтергә өндибез.

Йортыгызда беренче караштан кузгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәллэр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки куп балалар элегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча , нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганчы ешрак ут белән шаяруның куркыныч икэнен искәртеп торыгыз. Көн - күреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Булдыра алганча кече яшьтәге баларны ялгыз өйдә калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз, янгын ялгышларны кичерми! Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта түбәндәге номерлар буенча хәбәр итегез « 01», «112». Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Антон Сотов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев