Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Язгы каникуллар" старт алды

2022 елның 23 мартыннан 5 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә балалар юл - транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән «Язгы каникуллар» дигән киң күләмле чара уза.

"2022 елның 2 аенда республика юлларында 41 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала үлгән һәм 42 бала җәрәхәтләнгән.
Юл - транспорт һәлакәтенә эләккән балаларның күпчелеге - җәяүлеләр. Ел башыннан шундый 22 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала үлгән һәм 21 бала җәрәхәтләнгән. 18 юл - транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган, 20 бала яраланган", - дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Статистика күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл аварияләре мәктәп каникуллары чорында сизелерлек арта. Татарстан дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга чакыра. Бу аеруча каникуллар чорында мөһим, чөнки балалар күп вакытларын урамда, еш кына өлкәннәр озатуыннан башка уздыралар. Транспорт йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен, аеруча тизлек режимын төгәл үтәргә, ә уку йортлары, транспорт тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары яныннан узганда бик сак булырга тиешләр. Чөнки юлга кинәт кенә балалар йөгереп чыгарга мөмкиннәр. 12 яшькә кадәрге балаларны махсус креслода гына йөртергә була. 

Юлларда сак булыгыз, юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев