Әтнә таңы

Языл һәм смартфон от!

Хөрмәтле укучыларыбыз! 2020 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның иң кызган чагы.

Кабаттан иң актив әбүнәчеләр өчен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте тагын бүләкләр уйнатуны игълан итәбез.

Бу юлы соңгы модельле биш смартфон (6.088", 4Гб, 128 Гб, 2SIM, 4G, 48Мп камерасы, 8 Мп югары почмаклы объективы, Төнге режимда төшүне тотрыкландыру) һәм башка призлар 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча уйнатылачак.
Әгәр сез «ТАТМЕДИА» АҖ чыгара торган кимендә өч басмага яки аннан да күбрәк газета-журналга язылсагыз, акциядә катнашырга ашыгыгыз.  Әлбәттә, аның берсе – “Әтнә таңы” газетасы булыр, дип ышанасы килә.

Моның өчен язылу квитанцияләренең күчермәләрен  420066 индексы белән, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон почта буенча җибәрә аласыз. Элемтәгә керү өчен телефоныгыз­ны  һәм "Акция” тамгасын куярга онытмагыз.  
Акциядә катнашучы басмаларның исемлеге, шулай ук тулырак шартлар белән tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.

Реклама


Шунысын да искәртәсе килә, акциядә катнашу өчен почта, альтернатив һәм редакцион язылу, шулай ук электрон версияләргә язылулар да кабул ителә.
Призлар 2020 елның 19 февралендә уйнатылачак. Татарстанның һәр районында иң актив әбүнәче - «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына язылу өчен максималь сумма белән, бәйге нәтиҗәләренә карамастан, кызыксындыру призына лаек булачак. Хәтерләсәгез, узган язылу чорында акциянең иң зур бүләгенә безнең райондашлар лаек булган иде. Моннан тыш, истәлек бүләкләр дә тапшырылды. Катнашыгыз, белеп булмый, бәлки чираттагы җиңүче сез булырсыз.

Реклама, 16+
Гаризалар 20.01.2020 елга кадәр кабул ителә.
Акция срогы: 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 30 мартына кадәр. Акция турында тулырак мәгълүмат, бүләкләр алу тәртибе tatmedia.ru. сайтында.

Фото:К.Кадимова фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: