Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйге эсседән ничек сакланырга?

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз. Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз. Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12.00дән 16.00гә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр...

Түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз.

Сәгать көндезге 11.00дән кичке 17.00гә кадәр кояш бик актив кыздырган вакытта урмага чыгудан тыелып торыгыз. Ә урамга чыкканда, иркен, ачык төстәге, чын тукымадан тегелгән киемнәр кияргә тырышыгыз, башыгыз турында да онытмагыз.

Җәйге эсседә сыеклыкны 1,5-3 литр эчәргә кирәк. Көндезге сәгать 12.00дән 16.00гә кадәр сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз. Эчәргә тәкъдим ителә: лимон согы белән су, җылымса балсыз яшел чәй, газсыз минерал су, компот, морс. исерткеч эчемлекләр эчмәгез, шулай ук баллы газлы эчеслекләрне дә кулланмагыз.

Бик эсседә бал һәм май кебек эчтән җылына торган ашамлыклар да ашарга киңзш ителми. Йоклар алдыннан ит кебек авыр үзләштерелә торган ризыклар да ашарга ярамый. Организмы суыту өчен хөрмә, банан, алма кебек җимешләр, яшел һәм ак төстәге яшелчә, пешкән тавык, балык ашарга кирәк.

Кондиционер булган бүлмәдә һаваны +22-+23 градустан да төшерергә тырышмагыз. Әлеге техниканы дөрес итеп кулланмаганда салкын тияргә мөмкин.

көндезге эсседә тәрәзәләрегезне ачмагыз.

Су коенырга яратучылар эчендә берничә киңәш. суга кисәк кенә чуммагыз. Иң элек суга кергәнче күләгәле урында бераз суынып алыгыз. Үтә салкын душка керү дә зыянлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев