Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юбилеең белән, Әтнәм!

25 ел элек 25 октябрьдә ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешты. Ничекләр сөенгәнегез истәме? Сүрия МИНГАТИНА Истәдер, чөнки онытырлык түгел иде. Юлсызлык, юклык үзәккә үткән чор. Кимсенеп, гарьләнеп арыган идек. Җитештереп, тапкан-табынган күрше район байлыгы саналды. Нәрсә кирәксә дә Арча юлын таптадык... Безне...

25 ел элек 25 октябрьдә ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешты. Ничекләр сөенгәнегез истәме?

Сүрия МИНГАТИНА

Истәдер, чөнки онытырлык түгел иде. Юлсызлык, юклык үзәккә үткән чор. Кимсенеп, гарьләнеп арыган идек. Җитештереп, тапкан-табынган күрше район байлыгы саналды. Нәрсә кирәксә дә Арча юлын таптадык... Безне күрмәделәр, ишетмәделәр, кактылар, суктылар... Менә шулай яшәгәнебезне дә районыбыз оешып, үзебезнең җитәкчеләр халык өчен, безнең өчен эшли башлагач, үзебезнең кирәк икәнебезне тоеп, кайгыртуны күргәч аңладык. Төрле тарафка китә торган юллар асфальтланды, автобуслар йөри башлады, "Ах" иттек, күргәнмени, сулышыбыз иркенәйде. Яңа төзелешләр калкып чыкты. Газлы, сулы булдык. Үзебезне кеше итеп тойдык. Мондый үзгәрешне күргән халык: "Районыбыз яшәп кенә торсын, бетерә күрмәсеннәр, бик рәхәттә яшибез, җитәкчесен генә алмасыннар ", дип, яңа оешкан районга, аның башлыгына гомер теләде.

Чөнки бар борчулар уртага салып хәл ителде, халыкның бәхетенә аның зарын ишетә торган, кистереп үз сүзен әйтә алган, кирәк урында тыңлаган, авыр вакытта ярдәм кулын сузган, авыл хуҗалыгын, аның нечкәлекләрен яхшы белгән, сәясәтне күзаллаган Әтнәнең үз хакиме бар. Һәм, Аллага шөкер, 25 ел дәвамында аның җитәкчелегендә яшибез. Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовның сизгерлеге, оештыра һәм кирәк урында үз сүзен әйтә белүе нәтиҗәсендә районыбыз республикада үзен тиз танытты һәм шул үрдән әле дә төшми, үз юлыннан тайпылмый. Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев югары трибунадан: "Кыска гына вакыт эчендә үзебез дә көтмәгәнчә зур эшләр эшләнде Әтнәдә. Халкыбызның йөзен, киләчәген Әтнә районы, Әтнә халкы үрнәгендә алып бара алсак, шундый булсак, халкыбыз сакланыр," дип сөйләсә, бүгенге Илбашы Рөстәм Миңнеханов та: "Әтнәдә тырыш халык яши",- дип бәяләде.

Бу сүзләр тик торганда гына әйтелми, район халкының үз эшен белеп, намус белән эшләве нәтиҗәсендә 25 еллык юбилеебызны куанып каршы алабыз. Бар уңышларыбыз, бар яулыйсы үрләребез, эшләп җиткермәгән эшләребез дә җитәрлек. Анысы да эшләнер, чөнки максатыбыз изге, юлыбыз туры. Башлыгыбыз да шул ук. Теләгебез дә бер: "Ирешелгәннәрнең, эшләнгәннәрнең игелеген дә үзебезгә күрергә язсын. Киләчәгебез тагын да матур булсын". Юбилеең белән, Әтнәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев