Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлны төзәтмәсләр микән?

Хөрмәтле редакция! Район, авыл җитәкчеләренә Сезнең аркылы мөрәҗәгать итәсебез килә. Үтенечебезне кире какмассыз дип ышанабыз. Безнең «Татарстан» урамында машиналар кеше капкасы төбеннән йөри. Чөнки телефон чыбыкларын астан керткәннән соң асфальтлар бик каты ватылды, дәү-дәү чокырлар да бар, бер кое урыны убылып ук төште. Мәчет артында гына бу урам. Менә шушы...

Хөрмәтле редакция! Район, авыл җитәкчеләренә Сезнең аркылы мөрәҗәгать итәсебез килә. Үтенечебезне кире какмассыз дип ышанабыз.
Безнең «Татарстан» урамында машиналар кеше капкасы төбеннән йөри. Чөнки телефон чыбыкларын астан керткәннән соң асфальтлар бик каты ватылды, дәү-дәү чокырлар да бар, бер кое урыны убылып ук төште. Мәчет артында гына бу урам. Менә шушы асфальт урамны бөтенләй эштән чыгарганчы, юлны төзәтмәсләрме икән?

Аңлагансыздыр инде, хатның авторының исеме юк, аноним. Тик урамы билгеле һәм анда кешеләр яши, бала-чагалар да бар. Бәлки дөрес тә түгелдер, дип, әлеге урамны әйләнеп кайттым. Кызганычка каршы, азрак арттырыбрак язылса да, убылган урын шулайрак, ярый әле күренерлек итеп әйләндерелеп алынган дип сөендем. Төзекләндерергә кирәклеге бәхәссез. "Төзәтәбез. Бу урамның менә шундый хәлдә икәнлеген беләбез, иңгән урын әйләндереп алынган. Вакытында төзекләндерер өчен финанс мөмкинлеге булмады. Эшләргә тиешле оешма вәкилләре белән карап фикерләштек, убылган урынга плитә җәеп калдырып булмасмы, дигән фикер дә бар. Уйлашабыз, бу җәйдә, Алла боерса, эшләрбез...", - дип җавап бирде Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев