Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында район үзәк больницасының эшләү тәртибе

Игътибар! Иртәгедән кырыс тәртип кысаларында яши башлыйбыз. Бу таләпләр район үзәк больницасына да кагыла

Иң элек район халкын тынычландырудан башлыйсым килә язмамны, Әтнә районында, Аллаһка шөкер, коронавирус юк. Казан йогышлы авырулар больницасына илткән авыруның ике анализы да “отрицательный”.  Шулай булса да, ул табиблар күзәтүе астында дәваланачак. Өйдәгеләре 14 көн буе күзәтеләчәк.

23 марттан бүгенге көнгә кадәрге аралыкта ОРЗ, ОРВИ белән авыручы 16 кеше теркәлгән, аларның 7 се - балалар, калганнары - олылар. Шушы вакыт аралыгында пневмония (үпкә ялкынсынуы) белән авыручы 6 кеше мөрәҗәгать иткән. Берсе – бала, калганныры -  40 яшьтән олы кешеләр. Дүртесенең анализы коронавирус инфекциясенә тикшертелгән, анализлары “отрицательный” – бу коронавирус  юк дигәнне аңлата. Икесенең анализы тикшерүгә җибәрелгән. Бүгенге көндә 9 кеше карантинда тора, унынчысы  исәптән төшерелгән.Чөнки  вакыты чыккан,  үзе сәламәт.  

      "Бүгенге көндә Россиянең төрле шәһәрләреннән кайтучылар бар, алар кайтуга авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Алар да кайткан көннән күзәтү астына алыналар", - диделәр.

    Көчәйтелгән режим вакытында район больницасының эшләү режимы хакында баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова белән сөйләштек.

  • Әтнә район больницасы да иртәгедән үз эшен  Министрлар кабинетының карары  нигезендә  көчәйтелгән саклану режимында дәвам итә. Медосмотрлар, диспансер тикшерүләре, планлы рәвештә дәваланулар, түләүле хезмәт күрсәтүләр  туктатыла. Тәүлек дәвамында стационарда ятучылар янына да килмәгез, килүчеләрнең туганнары да , аларның берсе дә кертелми. Әйбер генә биреп калдырам дип тә йөрмәгез, үзегез дә бу очракта үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы булып саналачаксыз. ВТЭК документлары да тутырылмый. Вакыты уза дип борчылмагыз, карантин срогы беткәч, документыгызны тутырып җибәрәбез. Һәркайсыгызныкы индивидуаль хәл ителә.  Больничныйда булучылар  бардыр, табиб чакырган көндә, ул билгеләгән сәгатькә генә киләсез. Маскадан булуыгыз шарт.  Ә поликлиника  авырып киткән, кичектереп булмый торган ашыгыч ярдәм күрсәтү кирәк булган авырулар, травма алучылар  өчен генә эшли,  - дип ачыклык кертте Гөлия Фәрит кызы.

       Температурагыз күтәрелгән икән, авылда яшәсәгез, иң элек авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәсез. Кирәк булса, фельдшер үзе сезнең участок табибын чакыртачак. Олы Әтнәдә яшисез икән, 2-21-05 телефоны белән “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә мөрәҗәгать итәсез. Алар барып карый.

 Ай саен дарулар алучылар да бармый больницага. Авылларда яшәүчеләр  - фельдшерларга, Олы Әтнәдә яшәүче авырулар үзләренең участок шәфкать туташына мөрәҗәгать итәләр. Балалар өчен "питание" алу тәртибе үзгәрешсез калды.

 

 Онытмагыз: район үзәгендә шулай ук “Изгелек” халыкка хезмәт күрсәтү үзәге эшли. Өлкәннәр 2-16-18 телефонын, кәрәзле телефоннан (884369) 2-16-18  белән социаль үзәккә  мөрәҗәгать итә ала. Ашамлыклар кирәк булса да, алар ярдәмгә килергә әзер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев