Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Законнарны бергә язачакбыз

Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты гамәлгә ашырылачак Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты ярдәмендә халыкны закон чыгару эшенә җәлеп итәчәкләр. Әлеге тәкъдимне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән. "Халык белән очрашканда сайлаучыларның законнар әзерләү һәм булган кануннарны камилләштерү эшендә активрак катнашырга теләге күренә. Әлеге проект аларга якынрак булырга тәкъдим...

Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты гамәлгә ашырылачак

Татарстанда "Законнарны бергә язабыз" проекты ярдәмендә халыкны закон чыгару эшенә җәлеп итәчәкләр. Әлеге тәкъдимне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән.

"Халык белән очрашканда сайлаучыларның законнар әзерләү һәм булган кануннарны камилләштерү эшендә активрак катнашырга теләге күренә. Әлеге проект аларга якынрак булырга тәкъдим итәчәк. Бу очракта хокукый белем, законнарны белү һәм аларны үтәү турында да сүз бара", - диде ул Дәүләт Советының президиум утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, законнар әзерләгәндә халыкның да фикере исәпкә алынырга тиеш. "Алардан килгән һәр тәкъдим исәпкә алыначак. Яхшы законнар бергә языла", - диде ул.

Тәкъдимнәрне Татарстан Дәүләт Советының рәсми сайтына, парламентның "Фэйсбук"тагы сәхифәсенә, "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталары редакцияләренә юлларга мөмкин.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев