Әтнә таңы

Җирле референдум уза: үзара салым акчасына Олы Әтнә авыл җирлегендә башкарылачак эшләр

Бүген, 1 декабрьдә,

3061 кешесе  булган Олы Әтнә авыл җирлегендә үзара салым буенча  җирле референдум уза.

Икенче төрле әйтсәк,  авылда яшәүчеләр шушы җирлектә башкарылачак эшләргә  тотылачак үзара салым акчасын, бер сайлаучыга  билгеләнгән  500 сум күләмендә,   җыярга  ризалык бирәләр. 

Олы Әтнәдә өч сайлау участогы эшли.   Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә , Кече Әтнә авылында урнашкан участокларда  иртәнге 7.00 сәгатьтән алып, кичке 8.00 сәгатькә кадәр тавыш бирү мөмкинлеге бар.

  Искә төшереп узыйк: тиешле халыкның яртысыннан артыгы тавыш бирүдә катнашса, референдум узган дип санала. Әгәр катнашучыларның 50 проценттан артыгы карар өчен тавыш бирсә, ул кабул ителгән дип санала. Бу очракта мин тавыш бирмәдем, мин акча җыюга каршы дип әйтеп булмаячак.

Халыктан җыелачак әлеге акчаларга дәүләт тагын дүрт тапкыр өстәп бирәчәк.

Әлеге үзара салым  акчаларына ниләр башкарылачак

Җирлектәге һәр хуҗалыкка таратылган чакыру бюллетененең артында үзара салым акчасы тотыла торган төзекләндерү буенча чаралар исемлеге күрсәтелгән:

1. Олы Әтнә, Яңа Әтнә, Яңа Җөлби, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларындагы урам юлларын ремонтлау һәм төзекләндерү буенча эшләр һәм хезмәтләр өчен түләү.

2. Олы Әтнә, Яңа Әтнә, Яңа Җөлби, Кече Әтнә, Шәкәнәч авыллары территорияләрен төзекләндерү (яшелләндерү, агачлар, куаклар кисү, кисү метериалларын һәм чүп-чардан чистарту) .

Реклама

3.Олы Әтнә, Яңа Әтнә, Кече Әтнә авылларында  урамнарны  яктырту һәм яктырткычлар, материаллар сатып алу ( яктырткычларны, чыбыкларны  ремонтлау, лампаларны алыштыру)  буенча хезмәт күрсәтү.

4.Олы Әтнә авылында "Әтнә" елгасының яр буен төзекләндерүне проектлаштыру.

5. Олы Әтнә, Кече Әтнә, Шәкәнәч авылларында җирләнгән  урыннарны (зиратлар) төзекләндерү ( коймаларны  ремонтлау, агачлар, куаклар кисү, кисү материалларыннан һәм чүп-чардан чистарту) һәм аларны карап тоту.

6. Олы Әтнә авылында базар территориясен коймалар  белән каплау, юлын түшәү.

Олы Әтнәнең Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгында урнашкан сайлау участогында иртәдән кеше өзелми.

- Ачылышка кеше килә башлады. Сәгать 9 га  1300 дән артык сайларга тиешле кешенең 10 проценттан артыгы тавыш бирде - ди 998 нче  сайлау участогы җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

997 нче сайлау участогына да  кеше үз җае белән килеп тора. 

"Өч йөздән артык кеше тавыш бирергә тиешле  999 нчы Кече Әтнә сайлау участогында хәзерге вакытка  70 кеше тавыш биргән

С.мингатина, Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: