Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Әтнәдә коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгенең район этабына йомгак ясалды

Әлеге бәйгегә районның барлык мәктәпләре дә катнашты.

Конкурста районның барлык мәктәпләре дә катнашты. Укучылар бәйге шарты буенча плакатларда һәм видеоларда җәмгыятьтә коррупция кебек тискәре күренешкә үз мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Биремнәр өстендә эшләгәндә, укучылар сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр. Иҗади эшләрен бзяләүдә район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина, район мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча начальнигы урынбасары Гөлфия Шаһидуллина, мәгариф бүлеге методистлары, «Мәктәптән тыш эшләр үзәге» педагоглары катнаштылар.

Конкурска килгән 48 эш арасыннан Республика этабына 10 эш сайлап алынды һәм җибәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы конкурста мәктәпләрнең тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе-советниклар да катнаштылар. 

Муниципаль этап җиңүчеләре грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев