Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Балаларыбыз коррупциягә каршы

«Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» 2006 елның 4 маендагы 34-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 81 статьясы нигезендә Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтнең төп чараларының берсе булып коррупциягә каршы белем бирү һәм пропаганда тора.

Ел саен Әтнә муниципаль районының мәктәп яны лагерьларында җәйге чорда балалар һәм яшьләрдә коррупциягә каршы карашны пропагандалау һәм формалаштыру, намуслылык, тәртип тәрбияләү максатыннан коррупциягә каршы чаралар үткәрелә.
2022 елның 8, 15 ,17 июнь көннәрендә 3 мәктәп яны лагерендә 100 укучы катнашында коррупциягә каршы торуга багышланган чаралар, әңгәмәләр, акцияләр оештырылды һәм үткәрелде.
Әйтик, Кушар төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Әкият» лагеренда «Чиста куллар» акциясе узды.
Башта балалар «коррупция» төшенчәсенең асылын карадылар, аның барлыкка килү сәбәпләрен ачыкладылар, аңа каршы көрәш буенча ил хөкүмәте нинди чаралар күрүен белделәр, шулай ук проблемалы мәсьәләләр буенча күмәк фикер алышуда катнаштылар.
Аннан соң балалар чиста кәгазь битендә үз кулларын ясадылар, кистеләр. Кәгазьдә алар нинди гадел һәм изге гамәлләр кылуларын яки кылырга теләүләрен яздылар. Бу кулларны "Чиста куллар" плакатына ябыштырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев