Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Коррупцион гамәлләр кече һәм урта эшмәкәрлек үсешен туктата

Нәтиҗәдә, эшмәкәрлекне алып бару катлаулана.

Базарга сату итәргә керү өчен административ чикләүләр барлыкка килә. Ә бу үз чиратында, өстәмә финанс чыгымнарына китерә, эшмәкәрлекнең табышлылыгын, финанс резервларын киметә. Һәм эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручылар саны азая.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә коррупцион йөкләнешне билгеләүнең мөһим ысулларының берсе булып, эшкуарлар арасында сораштырулар үткәрү һәм аларның нәтиҗәләре нигезендә икътисадның аерым өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча чаралар үткәрү тора.

Бүгенге көндә Әтнә районында 210 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты теркәлгән, шуларның 43е юридик затлар, 167се шәхси эшмәкәр. Моннан тыш, 688 кеше үзмәшгуль эшчәнлек алып бара.

Муниципаль дәрәҗәдә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм мәгълүматиконсультацион тәэмин итүдән һәм милек ярдәме күрсәтүдән гыйбарәт.

Милек ярдәме ул – муниципаль милекне кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга арендага бирү. Район башкарма комитетының 2022 елның 26 декабрендә дөнья күргән 145 номерлы карары белән безнең районда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ташламалы нигездә бирелә торган мөлкәт исемлеге теркәлгән. Күчемсез милек исемлегендә 5 объект бар.

Районның территориаль үсеш бүлеге тарафыннан эшкуарлыкны үстерү һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып бару өчен республика һәм федераль ярдәм чаралары буенча консультация үткәрү, мәгълүмат бирү, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү һәм аларга ярдәм итүнең төбәк программалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев