Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коррупциягә каршы

Намуслы яшәүне тыя алмыйсың

Балалар арасында патриотик тәрбия һәм коррупциягә каршы дөньяви карашны формалаштыру максатыннан, Олы Әтнә урта мәктәбенең “Ромашка” мәктәп яны лагеренда шул исемдәге чара узды.

Чарада район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Лилия Фәтхуллина катнашты. Балалар белән “Намуслы яшәүне тыя алмыйсың” дигән интеллектуаль-танып белү квесты үткәрелде. Квеста барысы 7 команда катнашты. Уен барышында балаларга төрле сорауларга җавап бирергә туры килде. Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе балаларга коррупциянең нәрсә икәнен, аның начар яклары турында аңлатып үтте. “Иң мөһиме намуслы һәм лаеклы яшәргә, законнарны үтәргә кирәк”, – диде ул.

 Соңыннан балаларга истәлек бүләкләре, грамоталар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев