Үз керемнәре турында хисапны кемнәр тота?
Әлеге сорауга җавап табу өчен Әтнә район Советының кадрлар эше һәм муниципаль хезмәт секторы мөдире Гүзәл Гариповага мөрәҗәгать иттек.
Елның-елында керемнәр, чыгымнар, милекләр турында декларация (белешмә) тапшырыла, дигән сүзне еш ишетергә туры килә.
Керемнәр турында хисапны кемнәргә тоту мәҗбүри. Әлеге сорауга җавап табу өчен Әтнә район Советының кадрлар эше һәм муниципаль хезмәт секторы мөдире Гүзәл Гариповага мөрәҗәгать иттек.
- Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре арасыннан кем әлеге мәгълүматларны тапшырырга тиеш?
- Россия Федерациясе Президентынын 460 нчы номерлы указы нигезендә расланган бердәм формада Әтнә районының муниципаль хезмәткәрләре һәм муниципаль урындагы затлары үзләре һәм үзләренең ирләре (хатыны һәм балигъ булмаган балаларының) керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милеккә карата йөкләмәләре хакында ел саен декларация (белешмә) тапшыралар.
Компания тәмамланганчы вакыт аз калды, ә эш, шул ук вакытта, бик җитди һәм, моннан тыш, тикшерүдән соң барлык мәгълүматлар да ачык була, шуңа күрә хәзер күп кенә мәсьәләләр керемнәрне декларацияләүгә кагылышлы бик актуаль.
Коррупциягә каршы законнар нигезендә муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук контракт буенча җирле администрация башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе), муниципаль учреждениеләр, шул исәптән муниципаль унитар предприятиеләр җитәкчеләре вазыйфаларын биләүче затлар тапшырырга тиеш.
Махсус хәрби операция вакытында махсус кагыйдәләр гамәлдә. ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә бурычларны үтәү өчен командировкага җибәрелгән кешеләр, хәтта вазифалары буенча элек моны эшләргә тиеш булсалар да, керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел. Бу кагыйдә 2022 елның 24 февраленнән гамәлдә. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган яки хәрби хезмәтне үтү турында контракт төзегән кешеләр дә мәгълүмат бирми.
- Бу беренче декларация компаниясе генә түгел. 2025 елда мәгълүмат тапшыру өчен нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?
- Үзгәрешләр юк. Муниципаль вазыйфаларны (авыл җирлекләре башлыклары, депутатлар, контроль-хисап палатасы рәисе) һәм контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар әлеге белешмәләрне 2020 елга расланган белешмә формасы буенча тапшыралар, ул «Белешмә БК» махсус программасы аша тутырыла һәм Татарстан Республикасы Рәисенэ тапшырыла. Районның муниципаль хезмәткәрләре дә әлеге программа аша белешмәне кадрлар хезмәтенә тапшыралар. Әлеге белешмәнең күчермәсе кәгазьдә тапшырыла. Белешмәне тапшыруның соңгы вакыты – 30 апрельдән дә соңга калмыйча.
Агымдагы елның гыйнварь-февралендә безнең тарафтан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру тәртибе буенча 2 семинар үткәрелде, хэзер шуның нәтиҗәләрен көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев