Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Арчада юл һәлакәтендә җиде кеше тән җәрәхәте алды, бер кеше һәлак булды

Ашыкмагыз, сак булыгыз!

Кичә, 27 август көнне кичке 18 сәгать 20 минутта "М-7" автотрассасының 77нче километрында (Арчадан барганда Төрнәлегә җитәрәк) булган. Арча ягыннан кызу тизлек белән баручы "LADA XRAY"  машинасы алдан барган машинаны узып, кире үз полосасына кайтканда идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып, башта "Шкода Рапид", аннан аның артыннан килүче "Хундай Солярис" ка бәрелә. 

Нәтиҗәдә, җиде кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре ала (араларында сигез яшьлек бала да бар), "LADA XRAY"  ның пассажиры, 48 яшьлек ир-ат һәлак була.  

Арск-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев