Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Арча хастаханәсендә сабый үлемен тикшерүне Марат Садыйков контрольгә алды

Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре медицина документларын өйрәнә.

 Арча хастаханәсендә яңа туган сабый һәлак булуы, моның табибларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыгуы турында фаразлар массакүләм мәгълүмат чараларында таралды. 

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы Арчадагы гаиләнең тирән кайгысын уртаклашты һәм әлеге фаҗигане Арча район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт бүлеге тикшерүен белдерде.

«Хәзерге вакытта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре медицина документларын өйрәнә. Баланың үлеменә китергән сәбәпне суд-медицина экспертизасы билгеләячәк. Бу очрак Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның шәхси контролендә», — дип хәбәр иттеләр Министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев белдергәнчә, ваемсызлык турындагы маддә буенча җинаять эше дә кузгатылган. Әлеге эшне тикшерүне Арча районы прокуратурасы контрольдә тота.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-03-2022/archa-hastahan-send-sabyy-lemen-tiksher-ne-marat-sadyykov-kontrolg-aldy-5850423

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев