Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Арча районының өч полиция хезмәткәре тоткарлаган.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының эчке куркынычсызлык хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең өч хезмәткәрен тоткарлаган.

Укыдыгызмы  икән, 22 гыйнвар көнне  Татарстанда имтиханнарда ришвәт алган өчен өч ЮХИДИ хезмәткәре тоткарланды дип язды      https://www.kazan.kp.ru/online/news/3742409/  

Бик үк ышанып бетәсе дә килмәде, "Арча хәбәрләре"  сайты хәбәр иткәч, шик калмады.  Җирле матбугатка  Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән.

ЮХИДИ теркәү-имтихан бүлегенең өч хезмәткәре тоткарланд хезмәткәрләр законсыз рәвештә акча алуда шикләнелә. Акча арадашчыларга йөртүче таныклыгы алу өчен имтиханнар тапшырганда булышу өчен бирелгәнлеге ачыкланган. Полиция хезмәткәрләренең хокукка каршы гамәлләрдә катнашы булу-булмавы ачыклана. Әлеге факт буенча хезмәт тикшерүе уздырыла. Әгәр эчке эшләр бүлеге органнары хезмәткәрләренең намусына һәм дәрәҗәсенә тап төшерә торган гаеп барлыгы ачыкланса, әлеге хезмәткәрләр эштән азат ителәчәк, шулай ук законда каралганча җәза алачаклар. Моннан тыш, аларның турыдан-туры җитәкчеләре катгый дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, дип хәбәр итә алар.

Кырын эш кырык елдан соң да беленә, диләр шул.

Кулланылган чыганаклар:

https://www.kazan.kp.ru/online/news/3742409/

 http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/archa-politsiya-khezmtkrlre-zakonsyz-akcha-aluda-shiklnel

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев