Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

«Ат Көне» кунаклар көтә

Бу шимбәдә, ягъни 17 сентябрьдә Арча муниципаль районында «Ат Көне» - традицион ат спорты бәйрәме узачак.

Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә уздырыла.

 Ат спорты фестивале кысаларында ат чабышлары,  атлар катнашында милли конкурслар, шулай ук 120, 100, 80 һәм 40 км араларда дистанцион ат чабышлары буенча иң зур халыкара ярышларның берсе - «Халыкара БДБ кубогы» узачак.

Республикада беренче мәртәбә 160 км дистанциягә чабышлар  буенча Россия Кубогын уздыру планлаштырылган, ул Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының һәм Россия Федерациясе Ат спорты федерациясенең бердәм календарь планына кертелгән. Чабышларда Карачай-Черкес, Кабарда-Балкар, Төмән, Пенза, Липецк, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәү өлкәсеннән, Самара, Саратов, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән спортчылар катнашачак.

Барлык кунакларны шулай ук призлы кызыклы конкурслар һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев