Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Авариядә 25 яшьлек кыз вафат булган

Авария кичә көндез Яшел Үзән районында булган.

Татарстан юлында җиңел машина йөртүче яшь хатын-кыз каршы якка чыгып, йөк машинасы белән бәрелешә һәм вафат була. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде. 

Кичә көндез Яшел Үзән районында трассада юл-транспорт һәлакәте булган: «КИА» автомобиле йөртүчесе, идарәне югалтып, каршы якка чыга һәм «Газель» белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә «КИА» шоферы шунда ук һәлак булган. Ике машина да җитди җәрәхәтләр алган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, һәлак булган кызга 25 яшь булган. Йөк машинасы йөртүчесе юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җитди җәрәхәтләр алмаган.

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/01-03-2021/tatarstan-yulynda-avariyad-25-yashlek-kyz-vafat-bulgan-5809667

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев