Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Бер гаилә янгын турында хәбәр иткеч тавышын ишетеп ут хәвефеннән котылган

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Яшел Үзән шәһәренең Зеленая урамында шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 5.40 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйдән биш кеше, шул исәптән 12 яшьлек кыз урамга чыгып өлгергән була инде. Алар янгын башланганда йокыга талган булган. Янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышын ишетеп, барысы да урамга чыккан.

6.17 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр. Аның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Залда һәм коридорда төрле әйберләр, мебель янган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/31-08-2021/yashel-z-nd-ber-gail-yangyn-turynda-h-b-r-itkech-tavyshyn-ishetep-ut-h-vefenn-n-kotylgan-5835667

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев