Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Биектау районында квадроцикл агачка бәрелгән, өч кеше һәлак булган

Бүген төнге беренчеләрдә Татарстанның Биектау районы Шигали авылында кешеләр үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Квадроциклның йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм агачка бәрелгән. Йөртүче һәм 37 яшьлек пассажир алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Квадроциклның 17 яшьлек тагын бер пассажирын хастаханәгә озатканнар, берникадәр вакыттан соң аның да йөрәге тибүдән туктаган.

Якынча мәгълүматлар буенча, квадроциклның йөртүчесе шлем кигән, ә пассажирлар кимәгән булган.

«Биектау районы прокуратурасы аварияне тикшерүнең барышын контрольдә тота. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә», - дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев