Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Биектау районында сукбай этләр сарык көтүен ботарлап ташлаган

Биектау районының Пановка авылында сукбай этләр көтүдә йөргән сарыкларны өзгәләп ташлаган.

Бу хакта «Татарстан – 24» басмасына фермер хәбәр иткән. Ул иртән ботарлап ташланган 10 сарыкка тап булган, ә янәшәдә этләр йөргән.

Этләр төнлә территориягә кереп сарыкларга һөҗүм иткән булырга мөмкин. Фермер сүзләренчә, шул ук этләр авылда яшәүчеләргә дә, шулай ук балаларга да берничә мәртәбә ташланган булган инде.

Хәзер фермерга сукбай этләр салган зыянны исәпләргә туры киләчәк. Ә менә матди зыянны кем түләячәге билгеле түгел.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев