Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Күрше район яңалыгы

Биектауда фура һәм биш автомобиль бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар

Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән.

Бүген Биектауда фура һәм биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Шаһитлар әлеге аварияне видеога төшергән. 

Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, биш җиңел машина светофорда торган. Фура туктый алмаган һәм басып торган автомобильләргә бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында ике бала зыян күргән. Авария турында тулырак мәгълүмат ачыклана. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/18-02-2022/biektauda-fura-m-bish-avtomobil-b-releshk-n-zyyan-k-r-chel-r-bar-5849687


https://youtu.be/E3GDi_aaWwc

Нет комментариев