Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Чокыр эчендә ир кеше мәете табылган

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

17 октябрьдә Кукмараның Әхмәтов урамындагы беренче номерлы йорт янындагы янгын гидранты куелган ике метр тирәнлектәге чокырда ир кеше мәете табыла. Бу хакта район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшләр буенча урынбасары, полиция подполковнигы Илгиз Әхәтов сүзләренчә, табылган мәетнең кем булуы билгесез. «Әлеге ир кешенең мәете танырлык түгел, ул ярымтаралган. Аның буе якынча 165-170 сантиметр. Ян-ягы сызыклы трико, озын җиңле толстовка кигән булган. Сул кулының чәнти бармагы юк. Сул аягына операция ясатылган, чөнки зур балтыр сөягендә вакытлыча куела торган пластина бар. Тешләре протезлы, алынмалы», — ди Илгиз Әхәтов.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.

Бәлки кемнеңдер ир туганы, якыны, танышы югалган һәм ул алда әйтелгән сурәтләүләргә туры киләдер. Ул очракта район эчке эшләр бүлегенә хәбәргә чыгуыгызны сорыйбыз.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев