Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

«Гөнаһсыз сабыем бәхетенә исән калды балаларым»: Арча – Яңа Кенәр юлында машина янган

«Интертат» ут капкан машина эченнән котылып кала алган гаиләнең якыннары белән сөйләште.

Арча – Яңа Кенәр юлында Өчиле һәм Чиканас авыллары арасында юл һәлакәте булган, дип хәбәр иткән идек. «Шевроле Лачетти» автомобиле каршы полосага чыкмакчы була. Ләкин, каршыга килгән автомобильгә бәрелмәс өчен, кире үз полосасына кайтырга уйлый һәм алдында барган трактор арбасына бәрелә. Машинага ут каба.

Машинада Арчада яшәүче Ризвановлар гаиләсе булган. Алисә белән Азат икесе дә – Арчаның Шушмабаш авылыннан. Аларның, кечкенә уллары – 2 яшь тә 4 айлык Риназны утыртып, олы уллары – 6 яшьлек Ильясны алырга туган авылларына кайтып килешләре була. Фаҗига Өчиле борылышында килеп чыга. Гаилә ниндидер бер могҗиза белән генә исән калган. Аларны дөрләп янган машина эченнән үтеп баручылар чыгарыша. Тракторга ут капмасын өчен машинаны «лебедка» белән өстерәп алалар. 

«Интертат», Алисәнең әнисе Гөлназ Нургалиевага шалтыратып, зыян күргән гаиләнең хәлен белеште.

Гөлназ апа сүзләренчә, аягы сынган Алисәне шунда ук ашыгыч ярдәм машинасы белән Арча хастаханәсенә алып киткәннәр. Чигәсе белән бәрелгән Риназны исә Казанның республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар. Мин шалтыратканда, Гөлназ апа оныгы янәшәсендә иде.

«Шушы гөнаһсыз сабыемның бәхетенә исән калды балаларым», – дип башлады ул сүзен. «Кая эләктем мин», – дип аптырый инде сабыем. «Әни-әни», – дип, әнисен искә ала, шулай да, мин янәшәсендә булгач, тыныч әле. Безне кичә шул һәлакәт урыныннан ук ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр. Баланы, күзе дә, чигә кырые да шешеп торгач, баш миенә зыян килмәдеме икән, дип тикшерделәр. Болай барысы да әйбәт, дип әйттеләр, Аллаһка шөкер. Маңгаенда гына азрак сыдырылган җире бар. Шулай да әле берничә көн хастаханәдә, табиблар күзәтүе астында булырга туры киләчәк.

Кызымны яңа гына операциягә алып кереп киттеләр. Операциясез генә булмый, тез капкачыннан сынып, аягы икенче якка борылган. Бәрелү шул күбрәк пассажир ягына туры килгән булса кирәк. Кияү дә бөтен гәүдәм авырта, ди. Ул кичә бөтенләй шок халәтендә иде.

Алисә белән Азат бер мәктәптә укыдылар. Шактый яратышып йөргәч, 2015 елда өйләнештеләр. Бер-бер артлы ике уллары дөньяга килде. Кечкенәсен балалар бакчасына биреп, кызым бер шәхси фирмага эшкә чыккан иде. Зурысы кулын сындырды да, бу арада бакчага йөри алмады. Әти-әниләренә эшләргә кирәк булганга, аны вакытлыча авылда, кодагыйларда калдырып тордылар. Бүген менә гипсын салдырырга тиешләр. Шуңа балалар, Ильясны алып китәргә дип, кичләтеп юлга чыкканнар. Авария шул кичке сигезенче яртылар тирәсендә булган.

Кияү алдында барган тракторны соң күреп алган. Биек итеп салам төягәнгә, өстендәге утлары күренмәгән. Астында фаралары бөтенләй янмаган, дип әйтәләр.

«Тормозга бастым», – ди кияү. Ләкин тормозга баскач та, машина тиз генә туктамый бит әле ул. Ярый зур тизлектә килеп кермәгәннәр, дим, ул тракторга, бөтенләй беткән булырлар иде. Бәрелгәч тә, машиналарына ут капкан.

Кичә берара берни аңламыйча тордык. Һәлакәт турында иремә шалтыратып әйткәннәр. Ул кода белән шунда чыгып чапкан. Миңа: «Балалар авариягә эләккән», – дип кенә әйтте дә өзеп куйды. Кемнән сорарга, кайсына шалтыратырга белмим. Үзләренә шалтыратам. Нигә алмыйлар икән, дим. Ә аларның телефоннары машина эчендә янып беткән икән… Машиналары янганны да без аннары кына белдек бит. Ирем хәбәргә чыкканчы, ут йотып, исәнме-юкмы икәнлекләрен дә белмичә утырдык. Инде үзләрен исән-сау күргәч кенә бераз тынычландым, хәл кереп китте. Аяныч хәлләр булса, белмим, ничек кичергән булыр идек… Ходаем саклап калды балаларымны шушы сабыйларым хакына», – дип сөйләде Гөлназ апа. 

Ярый әле бу фаҗига корбаннар китермәгән. Аллаһы Тәгаләнең яраткан бәндәләредер Алисә белән Азат һәм кечкенә уллары. Алисәнең дә, Риназның да, исән-сау тернәкләнеп, өйгә кайтуын теләп калабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев