Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Ике бала ут белән уйнау сәбәпле фермада 420 түк печән янып беткән

Янгыннан соң 720 мең сумлык зыян килгән.

 Татарстанның Бөгелмә районында фермада ике малай ут белән уйнаган. Шуннан соң 420 түк печән янып беткән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

12 октябрьдә Бөгелмә районында фермада печәнгә ут төртеп яндырулары турында полициягә хәбәр итәләр.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, 9 һәм 12 яшьлек ике малай фермада уйнап йөри. Малайларның берсе Мәскәү кешесе була. Алар ут белән саксыз куллану сәбәпле, янгын чыга. Шулай итеп 420 түк печән янып бетә. Балалар шуклыгыннан 720 мең сумлык зыян килә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/incident/14-10-2020/ike-bala-ut-bel-n-uynau-s-b-ple-tatarstan-fermasynda-420-t-k-pech-n-yanyp-betk-n-5778757

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев