Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Күрше районда коточкыч фаҗигә

Бер кеше һәлак, алты кеше зыян күргән.

Төнлә Яшел Үзән шәһәрендә Ленин урамы, 39а адресында урнашкан тугыз катлы йортта газ шартлау нәтиҗәсендә җиде фатир җимерелгән. Бер кеше һәлак, алты кеше зыян күргән. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәрабәләр астыннан чыгарылган бер хатын-кызның хәле авыр дип хәбәр итте. Коткаручылар 99 кешене эвакуацияләгән.

Фатирларның алтысы җиденче катта урнашкан, берсе сигезенче катта.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе фаҗига урынында 57 коткаручы һәм 20 берәмлек техника эшләвен әйтте. Эвакуацияләнгән кешеләрне «Авангард» спорт комплексына күчерделәр.

Шартлау урынына Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килгән. Зыян күргән кешеләрнең һәммәсенә ярдәм күрсәтеләчәк, дип белдергән ул.

Татарстанның ашыгыч хезмәтләр вәкилләре шартлауның мөмкин булган ике сәбәбен атады — газ җиһазларының төзек булмавы һәм газ чыгуы. Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча җинаять эше ачкан.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында оператив штаб оешкан. Кайнар линия телефоны (843) 288-46-96

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-03-2021/yashel-z-nd-k-pkatly-yortta-gaz-shartlau-n-ti-send-ber-keshe-lak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев