Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Кукмарада быел ришвәтчелек һәм икътисадый юнәлешләрдәге 14 җинаять ачыкланган

Шуларның 8е судка җибәрелгән, 6сы тикшерелә.

Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме тарафыннан быел ришвәтчелек һәм икътисадый юнәлешләрдәге 14 җинаять ачыкланган. Шуларның 8е судка җибәрелгән, 6сы тикшерелә. Хәзерге вакытта 6 факт буенча тикшерү материаллары тупланган.

Ришвәтне бирүче дә, алучы да гаепле

Ришвәт биргән өчен быел өч райондашыбызга карата җинаять эшләре ачылган һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә җибәрелгән. 

«Ике Кукмара районы кешесе Казандагы көллиятләрнең берсенә, имтихан нәтиҗәләре һәм конкурентлыкка карамыйча кызларын укырга кертү өчен, арадашчыга — 120шәр, ә берсе 100 мең сум акча бирә. Без ришвәт тәкъдим итүчеләрнең һәм алучының эзенә төштек. Шушы ук юл белән арадашчыга акча биргән тагын дүрт райондашыбыз буенча да материаллар тупланды. Гаеплеләрнең барысы да үз җәзаларын алачак», — ди район эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәре Марат Гаязов. 

Полициянең өлкән оперуполномоченные авыл җирлегенең элеккеге башлыгына карата кузгатылган җинаять эшенә дә тукталды. 

«Әлеге ир кеше, вазыйфаи вәкаләтләреннән файдаланып, 2015 елда үзенең бертуган энесенә җир кишәрлегенә хокукы булу турында хуҗалык кенәгәсеннән ялган выписка бирә. Туганы шунда йорт сала. Закон таләпләрен бозган авыл җирлеге башлыгына карата быел җинаять эше ачылды. Аның эше судта каралды», — ди ул. 

Акча эшләүнең ансат юлы 

Кыңгыр эш кырык елдан соң да билгеле була. Әмма кайбер райондашлар бу турыда онытып җибәрә, ахры. Полиция майорының сүзләре буенча, Кукмара районында яшәүче гүзәл зат (алга таба Ч. — авт.) үзмәшгуль буларак эшмәкәрлек эшен алып бару буенча социаль контракт төзү программасында катнаша, дәүләт ярдәме алу өчен, гариза белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. 75 мең сум акчага Ч. чәчтараш эшен башлап җибәрү өчен җиһаз һәм кирәк-яраклар сатып алырга тиеш була. Әмма ул ярдәмне үз кирәге өчен файдалана. Социаль яклау бүлегенә исә ялган накладная һәм касса чеклары тапшыра. Шул рәвешле райондашыбыз дәүләт социаль ярдәме күрсәтү өчен бүленгән бюджет акчаларын законсыз үзләштерә. 

«Шушы ук юл белән акча эшләргә теләгән икенче бер райондашыбызга да закон таләпләре буенча җавап тотарга туры киләчәк. 1984 елгы ир кеше дәүләт ярдәме алу өчен районның социаль яклау бүлеге белән килешү төзи дә 75 мең сумны үз мәнфәгатьләре өчен куллана. Тикшерү вакытында аның дөреслеккә туры килми торган документлар биргәне ачыкланды. Әлеге ике факт буенча да материаллар тупланды, җинаять эше кузгатылды. Быелның 30 мартында, 27 апрелендә, 3 августында акчалата бүләк өчен юридик зат буларак идарә итмәү һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге дә алып бармау максатыннан, үзләренә ялган юридик затлар рәсмиләштергән өч райондашыбызга карата шулай ук җинаять эшләре ачылды. Әлеге гамәл акча үзләштерү, гади итеп әйтсәк, акча „юу“ өчен башкарылган. Җинаять эшләре судка җибәрелде», — ди Марат Гаязов.

Өлкән оперуполномоченный икътисадый җинаятьләргә дә тукталды. Узган елның 1 декабреннән быелның 4 маена кадәр бер райондашыбыз үзенең сәүдә ноктасында законсыз рәвештә маркировкасы булмаган тәмәке сату белән шөгыльләнгән.

«Каяндыр алынган контрафакт тәмәке продукциясе белән сәүдә иткән шәхси эшмәкәргә карата җинаять эше кузгатылды. Быел алкогольнең законсыз әйләнеше буенча 5 административ хокук бозу очрагы теркәлде. 200 литрдан артык спиртлы продукция алынды. Контрафакт ул кеше гомере өчен бик куркыныч. Товарны сәүдә ноктасына чыгарганчы, кешегә тәкъдим иткәнче бу хакта да уйларга кирәк», — ди полиция хезмәткәре. 

Закон һәркемгә бер 

«Муниципаль берәмлекләр, социаль өлкә, медицина, белем бирү, агросәнәгать комплексы һәм башка тармакларда вазыйфаи затлар тарафыннан коррупцион һәм икътисадый юнәлештә кылынган җинаятьләрне ачыклау һәм ачу максатыннан, һәрдаим оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары уздырабыз. Гаеплеләрнең берсе дә читтә калырга тиеш түгел. Чөнки закон таләбе һәркем өчен дә бер. Кече яшьтән белеп үссеннәр өчен, бүлекнең балигъ булмаганнар эше һәм участок инспекторлары белән берлектә белем бирү учреждениеләренә барып та балаларга ришвәтчелек, административ һәм җинаять җаваплылыгы хакында сөйлибез. Әгәр оешма-предприятиеләрдә акча таләп итү фактлары була икән, бу турыда полициягә әйтү сорала. Аноним мәгълүматлар да кабул ителеп тикшереләчәк. Шулай ук коррупция мәсьәләләре турында „Халык контроле“ мәгълүмати системасына да хәбәр юлларга була», — ди Марат Гаязов.

Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев