Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Наил Габдрахманов вафат

Арча ветераннар советы рәисе, педколледжның элекке директоры Наил Габдрахманов вафат. Наил әфәнде әтнәләргә дә бик таныш иде.

Ул бүген Арча районы Күпербаш авылында җирләнәчәк.

Арча педагогия көллиятенең элекке директоры, элекке район башлыгы урынбасары, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов вафат. Аны бүген Күпербаш авылы зиратында җирләячәкләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов әйтте.

«Бик авторитетлы кеше китеп барды безнең арадан. Район өчен зур югалту дип саныйм. Бик уңган кеше, педагогика фәннәре кандидаты иде. Кайда гына эшләсә дә районда бик авторитетлы кеше булды. Соңгы елларда районда ветераннар советын җитәкләде, кирәк вакытта төпле киңәш бирә иде. Ул бүген Арча районы Күпербаш авылы зиратында җирләнәчәк, хәзер Республика клиник хастаханәсеннән улы алып кайтканны көтәбез», — диде Вакыйф Харисов.

Наил Габдрахманов Арча педагогия көллиятендә директор булып эшләгән. Аңа кадәр көллиятне Илдус Сәгъдиев җитәкләгән. «Бик кешелекле, һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше иде. Педагогика училищесында җиде ел хезмәт итте, коллектив яратып кабул иткән иде. Соңгы вакытта кан басымы уйный иде шул аның», — дип сөйләде Илдус Сәгъдиев.

«Ул Район комитетында безнең җитәкче иде. Эшне конкрет куша иде һәм конкрет сорый иде. Сүзен өздереп әйтә торган кеше иде. Җитәкче буларак үз өстенә җаваплылык алырга курыкмады», — дип искә алды Арча педагогика көллиятенең биология укытучысы Зөһрә Кәримова.

  • Габдрахманов Наил Газиз улы 1953 елның 15 сентябрендә Арча районы Колачы авылында туган.

Подробнее:http://https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев