Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Күрше район яңалыгы

Рамазан Миннебаев райондашларын таң калдыра

Биектау авылында яшәүче 10 яшьлек Рамазан Миннебаев соңгы вакытларда үзенең шәхси рекордлары белән райондашларны таң калдыра.

Күптән түгел генә ул спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 7 медаль алып кайтты. Рамазан әлеге спорт төренә шул дәрәҗәдә бирелгән, хәтта көн саен берничә сәгатькә сузылган спорт күнегүләре дә аны ялыктырмый. Спортта күрсәткән уңышлары белән ул социаль челтәрләрдә дә уртаклаша, үзенең блогын алып бара. Ирексездән уйлап куясың: булачак олимпия чемпионы үсә! Рамазан белән якыннанрак танышкач, хыялларының дөрестән дә бик җитди икәненә инанасың.

«Цукахара почмагы» дигән элементны Рамазан үзенең шәхси элементы дип саный. Чөнки аны республикада бары тик Рамазан гына эшли ала. 10 яшь кенә булуына карамастан, спортчы олылар гына булдыра ала торган катлаулы элементларны бик оста башкара.

Спортта үзенең беренче адымнарын ясый башлаганда аңа нибары 4 яшь була. Тренеры, малайның максатчанлыгын, үҗәтлеген күреп, аңа спорт гимнастикасына күчәргә тәкъдим ясый. Озак та үтми, Рамазан җиңү артыннан җиңү яулый башлый. Ә соңгы ярышлардан ул 7 медаль алып кайтты. Шуларның дүртесе - алтын медаль.

“Мин үземнең ничә медалем барлыгын санаганым юк, - ди Рамазан. - Иң истә калганы Удмурт Республикасы беренчелегендә яулаган медалем. Миңа ул медаль бик ошый”.

Рамазан Миннебаевның әтиәнисе аңа спорт почмагы булдырган. Медальләр барысы да шунда эленгән. Әлбәттә, бүлмәдә спорт җайланмалары да бик күп. Нинди генә төрләр юк биредә!

“Спорт белән шөгыльләнә башлаганда күнегүләрне ул ике кечкенә урындык куеп ясый иде, - дип сүзгә кушылды Рамазанның әнисе Гөлнара Миннебаева. - Аның өчен урындыклар борыс ролен башкарды. Соңыннан шпагатка утыра башлады”.

Иҗади талант кебек үк, спорт таланты да бик сирәк очрый торган күренеш. Рамазанда ул талант нәселдән килә. Аның әтисе Нәфис Миннебаев халыкара спорт мастеры, танылган көрәшче. Ул җәйге Универсиадада алтын медаль яулаган спортчы. Рамазанның әнисе дә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Сеңлесе Әмирә дә гимнастикага мөкиббән.

“Мин спорт гимнастикасы белән шөгыльләнәм, ә сеңлем нәфис гимнастика белән. Әти белән әни шулай хәл итте”, - ди Рамазан.

Чыганак: http://biektaw.ru/news/ya%D1%9Balyiklar/ramazan-r-yaryshtan-i-beln-kayta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев