Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Арыда "Күңелле стартлар" оештырылды

Җәйге каникуллар башлану белән балаларның буш вакыты арта, алар еш кына ул вакытны тиешле күзәтүсез үткәрә, бу балалар тормышына һәм сәламәтлегенә, хокук бозуларга китерергә мөмкин.

Балалар яхшы ял итсен, сәламәтлекләрен ныгытсын, хокукка каршы гамәлләр кылмасын, компьютр коллыгыннан арынып торсыннар өчен, Ары мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова балалар белән төрле чаралар үткәреп тора: диспут , викторина, спорт уеннары, әдәби кичә, профилактик әңгәмә, хәтер сәгате, татар –халык уеннары һәм башкалар.
"Балаларның яратып көткән чараларының берсе – "Күңелле стартлар" оештырылды. Күп төрле уеннар уйнадык. Балалар бик теләп катнаштылар..Соңыннан истәлеккә бүләкләр бирдек.", - дип әйтә Раилә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев