Әтнә таңы

Арылар кайтып җитә алдылармы икән?

Ары авылы мәдәният йорты җитәкчесе авылдашларына бүләк ясарга ярата.

Концертлар, төрле кичәләр оештырганына күнектек инде. 

Әле ул авыл халкының үтенечен истә тотып, төрле җирләргә экскурсияләргә алып бара. Бүген иртән алар Казанга  киттеләр.

Реклама

- Бер шулай җыйнаулашып Тукай-Кырлайга барган идек. Быел менә Казанны сайладык. Колшәриф мәчетен күргәнебез юк, диделәр өлкәннәр. Беррәттән башкалага экскурсия ясарбыз, дидек. Барыбыз 14 кеше. Исән-сау йөреп кайтырга насыйп булсын, - дип хәбәр итте  Раилә Кадимова.

Раилә Кадимова фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: