Әтнә таңы

Арылар онлайн концерт бирде

Ары мәдәният хезмәткәрләре туры эфирда концерт бирде.

Онлайнга күчеп бетте бар да. Концерты да , эше дә... Ә Ары мәдәният хезмәткәрләре яңалыктан калмый.

"Без куркып кына тотындык. Замана техникасын аңлап та бетерә торган түгел. Авылыбызда коронавирус белән авыручы юк. Уйлаштык, киңәшләштек тә туры эфирга чыгып, тәвәккәлләп карарга булдык", - диләр мәдәният хезмәткәрләре. 

Реклама

- Бик яратып карадык, - дип тамашачыларыбыз рәхмәт әйткәч сөендек тә, - ди Ары мәдәният йорты директоры Раилә Кадимова. - Барлык катнашучыларга да олы рәхмәтемне җиткерәм. Рәхмәтемнең олысы - Хәтибуллиннар гаиләсенә.

Карый алмадык дип борчылсагыз, инстаграмдагы аккаунтларына керегез. Бүген дә карап була әле.

Фотолар инстаграмнан скриншот

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: