Авыллардагы мәдәният йортларында эшли башлаучыларга 1 млн сум акча бирелә башлый
Быелдан авыллардагы һәм халык саны 50 меңнән артык булмаган бистә, шәһәрләрдәге мәдәният йортларына кайтып эшли башлаучыларга 1 млн сум күләмендә субсидия бирелә башлый.
Бу хакта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова министрлыкның ел йомгакларына һәм 2025 елга бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте. «Мәдәният өлкәсендә кадрлар кытлыгын зәл итү максатыннан, 2025 елда «Земский работник культуры» федераль программасы эшли башлаячак.
Аның кысасында авыллар, бистәләр, халык саны 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләрдәге мәдәният учакларында эшли башлаучыларга бер мәртәбә 1 млн сумлык субсидия биреләчәк», — диде Ирада Әюпова.
Сүз уңаеннан, 2025 елга мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр саны 23 643 кешене тәшкил итә. Аларның 17 847се — районнарда, 5 796 кеше — дәүләт мәдәният оешмаларында хезмәт куя.
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев