Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Авылымның моңлы кичләре

«Халыклар бердәмлеге көне» уңаеннан, Олы Мәңгәр мәдәният йортында «Авылымның моңлы кичләре» исемле зур сезон ачу концерты булып узды.

Концертта мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Яшьлек» бию коллективы, «Моң чишмәсе гармун» гармунчылар коллективы, «Чулпан» ансамбле һәм берсеннән-берсе матур җырчылар катнашты. Шулай ук, «Укытучы һәм остаз» елына йомгак ясап, сәхнәдә искиткеч чыгыш ясаган, Олы Мәңгәр мәктәбе укытучылары һәм балалар бакчасы коллективлары авыл җирлеге башлыгы тарафыннан, чәчәк бәйләмнәре белән буләкләнделәр. Сәхнәбез түрен барысы 64 катнашучы бизәде. Шунысы сөендерде, тамашачыдан зал тулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев