Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Бәрәскә укучылары – яшь тамашачы фестивалендә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Иделкәем һәм Кариев варислары” исемендәге балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале булып узды.

Ике көн дәвамында финалга үткән Татарстан районнарыннан җыелган балалар театр коллективлары көч сынашты. Аларны Кариев театрының баш режиссёры Ренат Мирзахасанович Әюпов  җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде. Фестивальдә 70 эштән икенче урынга 8 коллектив сайлап алынган. Бу коллективлар арасында Бәрәскә урта мәктәбендә эшләп килүче “Дуслык” театр коллективы булу, үзе зур куаныч. Укучыларыбыз фестивальдә Туфан Миңнуллинның “Үзем белән үзем” спектаклен сәхнәләштереп дипломант булдылар.     

 “Дуслык” коллективын җитәкләгән Зөлфия Илгиз кызы, Надия Вафа кызына һәм яшь артистларыбызга киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.

Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Айсылу Сәгъ диева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев