Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

Бәрәзәдә - «Кышкы Fest»

Бәрәзәдә авыл җирлеге һәм мәдәният йорты бик күңелле чара - «Кышкы Fest» оештырды.

Биредә ул ел саен уза. Кичә хәйран ук салкынча булса да, Бәрәзәдә, иманым камил, шактый җылы булгандыр - яхшы ук "кыздырдылар" биредә.

Шунысы кызык, катнашучыларның яше төрле иде, яшьләр яки урта буын гына түгел, өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. 82 яшьлек Фәния апа Галләмованы күреп искитәрлек! Афәрин, күз тимәсен! Хәер, гаҗәпләнерлек тә түгел: ул бит гомере буе мәдәнияттә эшләгән кеше. Яшьрәк вакытта да мәктәптә пионервожатый булган.

Ә мондагы уеннарга килсәк, алар төрлелеге белән шаккатырды. Монысы инде җирле мәдәнияттә эшләүчеләрнең фантазиясенә бәйле. Җитәкчеләре дә уңган-булган, Лилия Хәкимова бик тырыш. Ә сәнгать җитәкчесе Лилия Галләмова һәр чараны диярлек бик күңелле итеп алып бара. Монда капчык киеп тә йөгерделәр, күзне бәйләп капчык бәрештеләр, ә иң күңеллесе резинка киеп бию булгандыр, мөгаен.

Афәрин, күңелле ял бүләк итүчеләргә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев