Әтнә таңы

Бик матур киенергә яраткан

Бик кирәкле йола- гадәтләребезне кире кайтара башладык. "Әбием сандыгы", "Милли киемнәребез" - әнә шундыйлар.

Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан.Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар.

Олы Әтнәдә генә дә чүәк чигү артеле бар иде. Арча читекләрен куана-куана кия иде әбиләр. Ул чигелгән тышлы мендәрләр.  Үрмәкчедән-күрмәкче, диләр татарда. Бер-береңнән күреп өйрәнү кебек матур гадәт тә бар.  Кулъяулыклар чигә идек. Хәзер дә бик матур итеп чигүчеләр, бисерлар белән эшләүчеләр бар. 

     Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигән. Аларның  матурлыгын кара гына бер карагызәле. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзулларны татар халкы аеруча үз иткән.

Реклама

Ары мәдәният йортында менә шул  милли киемнәрне кызыксынып карадылар балалар. Балалар гына да түгел, ул күңел җәүһәрләре барыбызга да кадерле.

“Милли киемнәребез” дип исемләнгән уенлы тематик кичә  үз максатына ирешеп, киләчәккә балалар белән бергә атласын иде.

Ф.Кадимов фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: