Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
мәдәният

«Брошь-тюльпан» ясау мастер–классы үтте

Укучыларның каникул ялларын файдалы итеп үткәрү максаты белән Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан 2 ноябрь көнне Әтнә үзәк китапханәсендә татар халык орнаментына багышланган «Брошь-тюльпан» ясау мастер–классы үтте.

Чара барышында һәркем үзенә брошь-тюльпан ясады. Катнашучылар төрле материаллар кулланып брошка ясау техникасы белән таныштылар. Эшләнмәне ясау өчен төсле фетр, фоамиран, брошка өчен нигез, декоратив ташлар, шаблоннар кулланылды.«Бизәкләрдә – халкым күңеле» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче орнаментларны куллануның үзенчәлекләре, халык мотивларының төрләре турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев