Әтнә таңы

Cәнгатькә гашыйклар…

Кеше табигате белән һәрвакыт могҗиза эзли, рухи камиллеккә омтыла.

Сайма Сабирова, Күлле Киме ветераннар советы рәисе
“Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә”, – дисәләр дә, халык беркай­чан да сәнгатьтән читтә яшәмәгән. Авыр заманалар чарасызлыктан  башны җиргә иңдерсә дә,  җыр-моң белән күңелен юаткан. Шушы фикерем белән рухи азыкның кеше өчен  ни дәрәҗәдә өстенлеген раслыйсым килә. Һәм мин шушы халәтне районда, театр бинасы сәхнәсендә ветераннарның «Балкыш» фестиваленең гала-концертында күрдем.
Концерт   ветеран-пио­нерларның тантаналы сборыннан башлануы – бик отышлы адым дип саныйм. Комсомол, пионерлар оешмалары эш­чәнлеге безнең канга сеңгән,  тарихта үз урыны бар бу хәрәкәтләрнең. Олы Бәрәскәнең пионер-ветераннары өлкән пионервожатый Корбанова Зөлфия җитәкчелегендә  быргы кычкыртып, барабан кагып бик еракта калган ләззәтле балачакка кайтардылар. Тантананың төп темасын башлап җибәрделәр. Концертны алып баручылары безнең Күлле Киме авылы килене, гомер буе шушы җирлеккә игелекле хезмәтен күрсәткән, сыер савучы, лаборант булып эшләгән  ветеран Нигъмәтҗанова Мәрвәр һәм Яңа Әтнә авылыннан Габделбәр Каюмов. Мәрвәр – чын сәнгать кешесе. Әдәбият­сыз, шигъриятьсез үз тор­мышын күзалламый. Еш кына аны авыл китап­ханәсендә күрәм. Китап­лар сайлый, күбрәк шагыйрьләр кызыксындыра аны. Габдулла Тукай шигырьләре аның өчен дога кебек. Яттан сәгатьләр буе сөйли ала аларны. Концерттагы шигыре дә көн кадагына суга – Татарстанның 100 еллыгына багышланган.  Шигърияткә гашыйк Габделбәр Каюмов әнисенә багышлап үзе иҗат иткән шигырь белән күңелләрне тетрәндерде. Тетрәндерерлек мизгелләр күп булды ул көнне. Шундый чыгышның берсе Кышлау авылыннан Җәү­дәт Фәйзрахмановның “41-дә туган балалар без” дигән әсәре. Ачы сугыш елларының кайтавазы анда, сагыш, хәсрәт... Ләкин бирешмәгән кеше. Аз гына тагын бер күзәтүне языйм әле.
Өлкән артистлар концерттан соң гардеробка, аскы катка юнәлделәр. Карасам, кайберләре бас­кычтан   яланаяк тө­шә­ләр. Йомшак, уңай, өйдә генә киеп йөргән аяк кие­менә күнеккән апаларның матур туфлиләрдән аяклары талган, ләкин йөзләрдә ару-талу сизелми. Күпме репетиция узган алар, ләкин чигенүсез, авыруларны җиңеп сәхнәгә менгән  апа һәм абыйлар, әби һәм бабайлар. Бабай дигәндә,  Олы Әтнәдән иң өлкән артист 87 яшьлек  хезмәт ветераны Гарифулла Сөн­гатов шаккаттырды үзенең гармунда уйнавы белән; өлкән яшьтә булса да, күнекмә калган, бармаклар җиңел йөри гармун төймәләре өстеннән. Ә такмаклары ни тора? Теләкләре... Тормышны сөю шулай буладыр инде ул.
Иңнәрне еллар басса да, яшьлек дәрте сүрелмәгән ветераннарда. Яшебез зур дип тормыйлар. Булдыр­ганча сәләтләрен тамашачыга җиткерәләр.    Олы Мәңгәрдән  Илсөяр Вәлиева Басыйр җырын башкарганда, шигырь сөйләгәндә, үзеңне яу кырында хис итәсең, аның беркай­чан да чигенмәвенә чын күңелеңнән ышанасың, аңа кушылып китәсе килә, шул дәрәҗәдә көч­ле итеп бирә ул Бөек Җиңүгә ышануны. Күңгәр авылыннан Сибгатуллина Фәридәне әллә кайчан беләм, элек сәхнәләрдә еш күрә идем. Шулкадәр шигьри юлларны сиңа сеңдерә, үзеңне ул сөйләгән дөньяда хис итәсең, ул вакыйгаларда катнашасың, кайгырасың, сөенәсең. Авылдаш Сибгат Хәким поэмасы булган  өчен генә түгел бу соклану. Нәфис сүз осталары күп иде бу тамашада. Бәрәскә авылыннан Радалия Баһаветдинованың “Кыңгыраулы яшел гармуны”, Иске Җогыптан Раушан Садыйковның Муса Җәлил шигырен башкаруы беркемне дә битараф калдырмады. Сәнгатьле, куп­шы иде аларның чыгышлары. Матур сүзләр генә, йомшак сүзләр генә эзлим күңелемдә сезнең турында язу өчен, кордашларым.
Әниле-кызлы да чыгыш ясадылар монда. Каенсардан 82 яшьлек Сөембикә Мәгъсүмҗанова үзе иҗат иткән “Килгән картлыгым турында” шигыре белән һәм аның кызы Радилә Гайнуллина татар халык биюләре белән игътибарга лаек булдылар.
Күшәр авылыннан Яс­минә Шакированың мө­нәҗәте дә күңелләргә  шифа булды. Җырчылардан аерым Күәм авылыннан Нәзирә Файзрахманованы, Иске Шимбер авылыннан Рузалия Галиеваны, Олы Мәңгәр авылыннан Фагыйлә Ши­һапованы, Өшкәтә авы­лыннан Рәсих Мәгъсү­мовны билгеләп үтәсе килә. Менә кайда моң ул!  Агымсудай  тыныч кына театр диварларын айкап, сихри музыка агыла, дөньяларыңны онытасың шул мизгелдә. Биргән Аллаһ сәләтне аларга.  “Сүнмәс йолдызлар” һәм Күшәр авылы ветераннарының җыр ансамльләрен искә алмасак, үпкәләрләр, валлаһи. Күлле Кименең дә шундый ансамбле булыр­га тиеш дип, көнләшеп утырдым.
Безнең авылдан парлап Гүзәлия һәм Наил Йосыповлар да чыгыш ясады. Гомер буе укытучы булып Күлле Киме мәктәбендә укыттылар, Гүзәлия әле дә балалар арасында. Мин Наилгә һәрчак соклана идем. Мин  мәктәпкә килгәндә, ул урта мәктәпне тәмамлап, лаборант булып эшләгән җиреннән армия сафларына алынган иде. Наил әнисе тәрбия­сендә генә үскән бала.  Юлны үзе яра.  Башта ветеринария техникумына керә,  ләкин укытучылык өстенлек итә, ул педагогия институтын тәмамлады. Карыйм, Наил гармун уйнарга да өйрәнде үзлектән. Башта максат куя, ахыргача  шуны тормышка ашыру өстендә эшли. Мәрвәр, Гүзәлия  һәм Наил Йосыповлар  авылда үткәрелгән концерттан сайланганнар иде.
”Балкыш"ка хәзерлә­нү­ме, башка чарагамы – аны халыкка тиешле дәрәҗәгә җиткерү – шушы чараны  әзерләгән кешедән тора. Монда мин авылдагы мәдәният җитәкчеләрен күз алдында тотар идем.  Аларның хезмәте белән безнең мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхованың эшчәнлеге аркылы таныштырыйм әле. Без, нинди дә бер эш башкара башласак, аның күләме һәм бәясе турында килешү төзибез.  Ләкин клубка кешене җәлеп итү өчен безнең бер корал да юк. Менә монда инде безнең Чулпанның  үзенә генә хас булган алымнары бар: ягымлылыгы, тәмле сүзе, синең күңелеңне аңлавы. Мин өлкәннәр өчен уздырылган чаралар турында әйтеп үтәсем килә. “Аулак өй” – өлкәннәр яратып катнашкан бер бәйрәм ул. Монда китә борынгы җырларны, йолаларны искә алу, шуларны уйнап карау. Исем китә Оркыя апа Әхмадуллинага. Җор телле, шаян, һәр уйнала торган маҗарага  ниндидер ямь өсти.  Барлык тормышы фермада үтте аның, балалар үстерде. Шунысы игътибарга лаек: бик күп китап укый иде. Яңа журналлар да беренче анда булды. Кул эше остасы. “Әбиемнең сандыгы”ндагы күп кенә экспонат аныкы иде. Бик кызыккач, миңа да ыргак белән бәйләгән  бер көрпәне бүләк итте. Авыл сәхнәсендә куелган спектакльләрдә дә күреп була аны.
“Көзге могҗиза” дип аталган чәчәк күргәзмәсе дә игътибарга лаек булды. Анда Чулпан авылда  чәчәк  арасында чуалырга яраткан хуҗабикәләрнең иҗат җимешләрен үрнәк итеп куйды: Сабирова Илсөя, Хәмитова Энҗе, Гайнетдинова Сәвия, Әхмадуллина Фаилә. Хәтерләсәгез, авылда элек капка каршында чәчәкләр үстерелми иде. Хәзер чәчәк утыртмаган хуҗалык юктыр безнең җирлектә. Шушы матурлыкны, хозурлыкны дөньяга тарату – башкаларга да,  һичшиксез, этәргеч ул.
Авылдагы  “Бал­кыш”ка да бик теләп кат­наштылар безнең  ве­тераннар. Газимова Мәсхүдәнең җырлавын бик җылы кабул итә авыл халкы. Гомер буе повар булып больницада эшләде, хезмәт ветераны. Бер чарадан да калмый. Госман белән парлап йөриләр. Килендәше Зөһ­рә Газимова җыр­дан тыш биергә дә ярата, башкорт кызы булгангамы, шул халык биюләрен яратып башкара. Яруллина Роза һәм Гыйниятова Гөлнур җырга гашыйк. Авыл сәхнәсе алар өчен ияләнгән җир. Минем янда утырган Гөлнур һәр җырчы белән шыпырт кына  җырлый. Күрәсез, минем апаларым моңсыз яши алмый. Өлкән артистларыбыз арасыннан  җырчы Вәлие­ва Гөлфия­не, Хәмитова Гөлзаданы, гармунчы Һашимов Илдарны, җырчы Сабиров Галимҗанны да әйтеп үтәргә кирәк. Татар мәдәнияте тарихы консультанты буларак, Шәмсиева Луиза апаны да әйтеп үтү артык булмас. Бик күп алар мәгърифәтле Күлле Кимедә сәнгатькә сусаганнар. Барысын да әйтеп тә бетермәгәнмендер. Шушы талантларны барлау, халыкка  җиткерү – мәдәният хезмәткәрләренең эше. Ә инде шушы эшне күрү дә кирәк бит әле. Авыл җирлеге җитәкчесе Гәрәев Хәмит ветераннарның күңелен күреп,  бүләкләр тапшыр­ды, аларны тәб­рикләп, мактап үтте ул үзенең чыгышларында.
Ә яхшы сүз – җан азыгы.  Тагы да җәмәгать эшенә актив катнашу өчен этәргеч тә ул.
С.Мингатина фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: